Уфа дәваханәләренең берсендә реанимациядә пациент табибларны кыйнаган. Әлеге хәл якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә була.
Медицина учреждениесенә наркотиклар тәэсирендә булган ир-ат керә. Аны табиб-токсиколог кабул иткән. Тикшерү вакытында пациент кинәт кенә чыгырыннан чыга һәм хатын-кызга ташлана. Белгеч адекват булмаган ир-аттан котылу өчен урындык алган, ләкин ир аңа аягы белән типкән.
Тавышка анестезиолог йөгереп килгән - авыру аның башына берничә тапкыр суккан. Ахыр чиктә пациентны тынычландыра алганнар.
Нәтиҗә буларак, токсикологка кул сынуы, ә анестезиологка баш сөяге-ми җәрәхәте диагнозлары куйганнар.
Зыян күргән хатынга "больничный" алырга туры килгән. Ул полициягә гариза язган. Шәһәр эчке эшләр бүлеге вакыйга факты буенча тикшерү үткәрә.
Фото: newsroom.kh.ua