+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2021, 18:49

"Бала сулыш алудан туктады, тәннәре күгәрде"

Бу вакытта кызга 4 ай була.

"Бала сулыш алудан туктады, тәннәре күгәрде"
"Бала сулыш алудан туктады, тәннәре күгәрде"

Уфадан кечкенә Валерия Караваевага әле күптән түгел генә 3 яшь тулган. Гомеренең күп өлешен кыз дәваханәдә үткәргән. Аңарда генетик авыру - балада эпилептик өянәкләр була. Сабый балалар бакчасына йөрми, ә аның әти-әнисе аларның озак көтелгән кызларының ничек интегүенә тыныч кына карый алмый.

Валериянең әнисе сөйләгәнчә, бала вакытыннан алда - 7 айда туган. Кызга 4 ай гына булганда, беренче өянәк була. Әти-әнисе өметен өзми бер табибтан икенчесенә йөри башлый. Һәркайда язылган препаратларны кабул итәргә кирәклеген әйткәннәр. Бары тик кызны генетикка күрсәткәч һәм кирәкле анализларны тапшыргач кына, балада эпилептик көзән җыеру геннар белән бәйле булуы ачыкланган.

- Тешләре чыга башласа - приступ, суык тисә - приступ. Кызны балалар бакчасына алмыйлар, чөнки аның өчен җаваплылык алырга теләмиләр. Өстәвенә, приступ вакытында ул аңын югалта, күгәрә, сулыш алмый. Аның бөтен тәне спазм кичерә, һәм бу вакытта баш мие күзәнәкләре үлә, ә өянәкләр көненә берничә тапкыр кабатланырга мөмкин. Балаңның ничек газаплануын күрү бик авыр, - ди әнисе Лилия Караваева.

Әти-әни кызларын диагностикага алып барырга һәм танылган испан профессор-эпилептологына күрсәтергә җыена. Валериянең әнисе сүзләренә караганда, мондый проблемалар белән аңа мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да уңай нәтиҗәләргә ирешкән.

Испания клиникасында диагностика һәм препаратлар бәясе 1 миллион 200 мең сумга якын тәшкил итә. Бу - Караваевлар гаиләсе өчен зур сумма, шуңа күрә алар битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.

Әгәр сабыйның газаплы өянәкләрдән тизрәк котылуын телисез икән, сез дә 40817810406005367308 (алучы Караваев Семен Андреевич, Валерия Караваеваның әтисе) хисабына көчегездән килгәнчә өлеш кертә аласыз.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: