+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2021, 11:15

Пассажиры үлгән, ә үзе реанимациядә...

Кушнаренко районында коточкыч юл фаҗигасе булган.

Пассажиры үлгән, ә үзе реанимациядә...
Пассажиры үлгән, ә үзе реанимациядә...
Кушнаренко районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт фаҗигасе булган. Республика буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Мәскәү-Уфа юлының 1294нче чакрымында Стәрлетамакта яшәүче 22 яшьлек яшь кеше “Geely Emgrand” руле артында кюветка төшеп киткән һәм агачка барып бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә, аның пассажиры — Ишембай районыннан 22 яшьлек егет, һәлакәт урынында вафат булган. Шофер үзе дәваханәнең реанимация бүлегенә озатылган.
 
Бу фаҗигале очрак буенча тикшерү башланды, дип белдерәләр матбугат хезмәтендә.

Тәүлек эчендә республика юлларында сигез автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм ун кеше төрле тән җәрәхәте алган.

 
Фото: ГИБДД по РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: