+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2021, 21:35

Гафури районында ярминкә гөрләде

Гафури районында “Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке” проекты кысаларында ярминкә узды, ул Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылды.

Гафури районында ярминкә гөрләде
Гафури районында ярминкә гөрләде

Ярминкә Красноусол авылының үзәк мәйданында узды. Районның 18 предприятиесе һәм 58 шәхси хуҗалыгы үз продукциясен арзан бәядән тәкъдим итте.

Алар арасында фермер хуҗалыклары, икмәк-күмәч һәм ит әйберләре җитештерүчеләр. Халык өчен сезонлы яшелчәләр, җиләк-җимеш, бал һәм сөт продуктлары тәкъдим ителде. Кырлар продукциясе дә: яңа уңыш ашлыгы, печән бар иде.

Чарада “Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, вице-спикер Рөстәм Ишмөхәммәтов, отставкадагы полковник Динар Гыйльметдинов, район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов катнаштылар.

"Кичә ярминкәләргә старт Әлшәй районында бирелде, бүген Гафури районында дәвам итә. Катнашучыларга караганда, ярминкә уңышлы уза. Кешеләрнең сыйфатлы азык-төлек сатып алу мөмкинлеге бар", - диде Рөстәм Әхмәдинуров.

Чара кунаклары яңа социаль объектлар: Красноусол авылының үзәк мәйданында ял зонасы булган балалар мәйданчыгы, Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл, фонтан төзелешенең барышы белән танышты.

"Мин Башкортстанның төрле почмакларында булдым, әмма ышаныч белән әйтә алам: Гафури районы - республикабызның иң матур урыннарының берсе. Монда бик матур табигать, кунакчыл һәм хезмәт сөючән кешеләр яши», - дип ассызыклады Динар Гыйльметдинов.

Әлеге чара кысаларында район халкы шулай ук бушлай юридик ярдәм, “Сәламәтлек поезды"нда медицина ярдәме алды, вакциналауның мобиль пунктында коронавирустан прививка ясатты.

Фото: Гафури районы хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: