+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2021, 13:40

Әлшәйдә “Урындагы, сыйфатлы, үзеңнеке” проекты ярминкәсе узды

Әлшәй районының административ үзәгендә “Урындагы, сыйфатлы, үзеңнеке” проектының беренче ярминкәсе узды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары, икмәк-күмәч һәм ит әйберләре җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясен халык сатып ала алырлык бәядән тәкъдим иттеләр. Кырлар продукциясен - печән, салам, яңа уңыш ашлыгы, катнашазык санаулы минутларда сатылып беткән. 40 тоннага якын бодай, арыш, арпа сатылган.

Әлшәйдә “Урындагы, сыйфатлы, үзеңнеке” проекты ярминкәсе узды
Әлшәйдә “Урындагы, сыйфатлы, үзеңнеке” проекты ярминкәсе узды

Яшелчә һәм җиләк-җимеш, җиләк-җимеш үсентеләре белән бакчачылар, шәхси хуҗалыкларда үзләреннән артып калган сөт, каймак, эремчек, катык, кош-корт ите алып килгәннәр.

Ярминкәдә киң ассортиментта бал тәкъдим ителде. Татлы продукцияне унбишкә якын Әлшәй умартачысы алып килгән иде.

Традицион башкорт кымызы һәм бузаны районда гына түгел, аннан читтә дә танылган Ганиев, Әминев, Мостафин тәкъдим иттеләр.

Монда ук сәүдә палаткалары янында бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин иде. Әлшәйлеләр нигездә җирләрне, мирасны, гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Ә эш эзләүчеләр вакансияләр банкында үз резюмесын калдыра алды.

Мәйданда юристлардан тыш Уфа табиблары да эшләде. невролог, ревматолог, эндокринолог, акушер-гинеколог консультацияләрен бушлай алырга мөмкин иде. Аерым мәйданчыкта спорт ярышларын яратучылар - гер күтәрүчеләр, футболчылар, баскетболчылар көч сынашты.

Тантана эстраданың популяр җырчылары, шул исәптән тамашачылар яраткан Радик Юлъякшин катнашлыгында концерт белән тәмамланды.

- Көн матур, күңел ачу акцияләре күп, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ярминкәсе, спорт ярышлары - болар барысы да катнашучыларга һәм тамашачыларга яхшы кәеф бирә. Уңышны җыеп алу вакытын исәпкә алып, кешеләргә эш көннәрендә ял итүе рәхәттер дип уйлыйм. Күптән күргәнем юк иде минем бу кадәр ачык, ягымлы елмаюларны. Күңелле, эчкерсез, ярдәмчел кешеләр арасында булу, алар белән аралашу - безгә гадәти, көндәлек тормышта җитми торган аеруча бер рәхәтлек. Яхшы хис-кичерешләр өчен кешеләргә рәхмәт белдерәм, - диде отставкадагы полиция полковнигы Динар Гыйльметдинов.

Фото: Әлшәй районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: