+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2021, 10:40

Балаларны ташландык станциядә төшереп калдырганнар...

Контролерның бәгырьсез гамәлләре өчен кем җавап тотар?

Балаларны ташландык станциядә төшереп калдырганнар...
Балаларны ташландык станциядә төшереп калдырганнар...
16 һәм 11 яшьлек ике кызны Чиләбе өлкәсендә контролер бер генә йорт та булмаган станциядә электричкадан төшереп калдырган, чөнки балаларның билетка кулакчасы булмаган. Бу хакта 74.ru төбәк яңалыклар порталы хәбәр итә.

“Кызым 11 яшьлек ахирәте белән 28 июльдә туганнарыбызның бакчасында кунакта булды. Аларны ирем барып алырга тиеш булса да, кызларның аны көтеп торасы килмәде. “Әни, без электричкада кайтабыз, картада акча бар”, - диделәр. Кич белән алар 2142нче станциядә Шумиха - Чиләбе электричкасына утырды. Кызым утыргач шалтыратты һәм телефонында зарядка бетүе турында кисәтте.

Бер станция үткәч, алар янына контролер килеп, юл өчен түләргә куша. Кызым банк картасын суза, ә аңа, карта белән түләп булмый, дип җавап бирәләр һәм вагон буенча алар өчен түләп торырга риза булган пассажирлар эзләргә җибәрәләр. Кызым вагонда бер кеше белән акча күчерү турында килешә, тик бу вакытта телефоны тулысынча сүнә.

Шуннан соң контролер кызларга ишеккә күрсәтә һәм чыгарга куша. Аларны бер генә йорт та булмаган урман буендагы ташландык станциядә төшереп калдырганнар. Алар, елый-елый, поезд киткән юлдан нинди дә булса өй эзләп киткән”, — дип сөйләгән кызның әнисе.

Ярдәм сорар һәм туганнарына шалтыратыр өчен балалар, кеше йөрми торган урыннардан, элемтәсез һәм сусыз, өч сәгать буена 10 чакрым юл үткән. Хәзер әти-әниләре гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарттыруны таләп итә.

 
Фото: sun9-43.userapi.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: