+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2021, 16:40

Баланың хәле авыр...

Давыл куптарган түбә астында калган 14 яшьлек кызның хәлен табиблар шулай бәяли.

Баланың хәле авыр...
Баланың хәле авыр...
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, давыл вакытында сәүдә үзәгенең түбәсе җимерелү аркасында зыян күргән 14 яшьлек кызның хәле авыр.

Хәбәр иткәнебезчә, бәхетсезлек очрагы 20 июль көнне Бишбүләк поселыгының Җиңү урамында булган иде. Көчле җил чыгу сәбәпле, сәүдә үзәгенең түбәсе килеп төшеп, 14 яшьлек кыз зыян күрде. Үсмерне дәваханәгә салырга туры килгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, кызның хәле бик авыр, динамикасыз. Хәзер ул дәваханәдә Леонид Рошаль клиникасы белгечләре һәм Израиль табиблары күзәтүе астында.

Бәләбәй районара тикшерү бүлеге, балигъ булмаган баланың сәламәтлегенә авыр зыян килү сәбәпле, җинаять эше кузгаткан.

Фото:Тикшерү комитетының матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: