+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2021, 14:50

Уфада Һава-десант гаскәрләре көне билгеләнде

Бүген Уфаның "Волна" скверында армия сафларында чакта хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган яугир-десантчылар һәйкәленә чәчәкләр салу булды. Чара Русиянең Һава-десант гаскәрләре төзелүнең 91 еллыгына багышланды.

Уфада Һава-десант гаскәрләре көне билгеләнде
Уфада Һава-десант гаскәрләре көне билгеләнде

Чараны оештыручы - "Башкортстан Һава-десант гаскәрләре һәм спецназы ветераннары" төбәк иҗтимагый оешмасы - әлеге чарага Һава-десант гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, Дәүләт думасы һәм Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын чакырды.

"Без бүген Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, әйләнеп кайткан һәм тыныч тормышта десантчы дәрәҗәсен намус белән саклаган, безнең дәүләтне ныгыту буенча изге бурычын үтәгән, дәүләтебезнең барлык институтларына һәрьяклап ярдәм иткән егетләрне искә төшерәбез", - диде "Башкортстан Һава-десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Марат Әдһәмов.

Очрашуда катнашучыларны 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин сәламләде, ул шушы төр гаскәрләрдә хезмәт иткән.

- Икенче августта бөтен Русиядә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Без легендар канатлы пехота тарихы белән горурланабыз, ул һәрвакытта да куелган бурычларны намус белән хәл итте, әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм ныклы характер күрсәтте. Безгә шунысы мөһим, десантчыларның хәзерге буыны патриотик традицияләрне лаеклы дәвам итә, сугышчан туганлык кануннарын хөрмәт итә, десантчылар үз Ватаны мәнфәгатьләре сагында тора. Ә бу көн миңа һәрвакыт хезмәтемне искә төшерә, тормышымның зур өлеше буларак, ул минем хәтеремдә мәңгегә калачак”.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: