-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2021, 11:30

Идарәче компанияләрне лицензияләүне гамәлдән чыгару кирәкме?

Закон чыгаручылар, экспертлар һәм торак-коммуналь хуҗалык белән тәэмин итүчеләр федераль Төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет комиссиясе утырышында күпфатирлы йортларның идарәче компанияләре лицензияләрен гамәлдән чыгару башлангычы турында фикер алыштылар.

Идарәче компанияләрне лицензияләүне гамәлдән чыгару кирәкме?
Идарәче компанияләрне лицензияләүне гамәлдән чыгару кирәкме?
Аны мондый фирмаларның үз-үзен җайга сала торган оешмаларга мәҗбүри керүе белән алмаштырырга мөмкин, дип саныйлар Төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый советның торак-коммуналь хуҗалык комиссиясе әгъзалары. Тәкъдим министрлыкка карауга җибәреләчәк.

Дәүләт думасында бу тәкъдимне вакытыннан алда дип атадылар. Киңәшмәдән соң "Москва" яңалыклар агентлыгы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эксперт, 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаевтан комментарий сорады. Ул идарәче компанияләрне лицензияләү нигезле булды, бу идарәче оешмалар эшен җайга салырга, әлеге өлкәдә тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирде, диде.

Аның фикеренчә, киләчәктә шушы мәсьәләләрдә үз-үзен җайга салу мөмкинлеге бар, әмма әлегә торак милекчеләренең, йорт комитетларының һәм йортлар белән идарә итү советлары рәисләренең активлыгы җитәрлек түгел.

"Үз-үзен җайга салучы оешмалар - прогресс һәм алга хәрәкәт. Лицензияләү керткәндә, без бу вакытлы норма дип әйттек. Һәм бездә идарәче компанияләрнең цивилизацион базары булганда, һәм милекчеләрнең активлыгы билгеле бер дәрәҗәгә җиткәч, гомум җыелышны нормаль уздырырга мөмкин булганда, ул вакытта әлеге эшчәнлек төрен үз-үзен җайга салуга күчәргә мөмкин булачак", - дип йомгаклады Павел Качкаев.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: