-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2021, 14:20

Ташландык бакча участоклары мәсьәләсен ничек хәл итәргә?

Ташландык бакча участоклары проблемасы - коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре өчен икенче проблема, беренче күптәнге проблема - электр белән тәэмин итү, - дип хәбәр итте Башкортстанда Русия Бакчачылар берлеге рәисе Ринат Миһранов.

Ташландык бакча участоклары мәсьәләсен ничек хәл итәргә?
Ташландык бакча участоклары мәсьәләсен ничек хәл итәргә?


"Мин бакчалар белән ирекле шөгыльләнәм, шуның белән яшим. Уртача алганда миңа шәхси кабул итүгә 4-6 кеше килә, 14-15 шалтырату керә. Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы төрле. Гомуми инфраструктурадан файдалану, бакча участокларын су, юллар, электр белән тәэмин итү - беренче урында. Икенче урында - җир, хуҗасыз кишәрлекләр проблемасы, участокларның кадастр исәбе", - дип аңлатты җәмәгать эшлеклесе.

Аның сүзләренә караганда, хуҗасыз бер участок та булмаган ширкәтләр бар, шулай ук, мәсәлән, "Тугай" кебек, участокларның күпчелек өлеше ташландык хәлдә булганнары да күп. “Республика буенча бакча участокларының уртача 15 проценты ташландык хәлдә”, - ди Ринат Миһранов.

7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров ташландык бакча участоклары белән проблеманы хәл итү юлларын шәрехләде.

"Җирне ызанлау үткәрелгән һәм ширкәт өчен рәсмиләштерелгән очракларда, аларга участокны хуҗасыз дип тану һәм ширкәт милкенә тапшыру турында дәгъвалар бирергә кирәк. Җир бакча ширкәте өчен рәсмиләштерелмәгән очракларда, участокны хуҗасыз дип тануны судка муниципалитет, яки республика җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы мөрәҗәгать итә. Ширкәтләрнең күп кенә рәисләре аларны милеккә рәсмиләштергән кишәрлек хуҗалары әгъза взносларын түләргә тиешме, дип сорыйлар. Әйе, алар баш тартканда, судка түләтү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки ширкәт әгъза взносларына эшли", - диде парламентарий.

Исегезгә төшерәбез, "Башкортстан Республикасында гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында" закон республикада узган ел кабул ителде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: