+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2021, 09:35

Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйдан язмышын халык хәл итәчәк

Якындагы йортларда яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча, Уфаның Спорт сарае каршындагы стихияле парковка, ниһаять, ябылган.

Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйдан язмышын халык хәл итәчәк
Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйдан язмышын халык хәл итәчәк

Шәһәр халкы бу территориянең көн саен зур йөк автомобильләре: фуралар, автобуслар, йөк машиналары һәм хәтта махсус техника белән тулуына канәгатьсезлек белдерде. Шуның аркасында мәйданда двигательләр шау-шуы тынып тормады, һава даими рәвештә выхлоп газлары исе, ә асфальт майлы һәм бензинлы таплар белән тулды. Бу мәйданда транспортның тәртипсез урнашуы юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе булды. Шуның нәтиҗәсендә мәйданны вакытлы киртәләр белән әйләндереп алу турында карар кабул ителде.

Җәяүлеләр, велосипедчылар, коляскалы гаиләләр бу мәйданны күчә алсын өчен киртәләрне ала җыештыра башладылар. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү өчен территорияне шәһәр хакимияте саклаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, халык аларны 2019 елдан бу стихияле парковкадан азат итүне сораган. Бу мәгълүматны безгә Октябрь районы хакимиятендә расладылар.

Шәһәр хакимияте планнарында мәйданны төзекләндерүнең берничә варианты бар. Әмма хәл ителгән: шәһәр халкы үзе дә Спорт сарае каршындагы территориядә нәрсә күрергә теләүләрен тәкъдим итергә тиеш. Битараф булмаган уфалылар үзләренең тәкъдимнәрен һәм идеяләрен мэриянең: cityadm@ufacity.info почтасы адресына җибәрә ала. Иң популяр башлангычлар социаль челтәрләрдә тавыш бирүгә һәм Уфа хакимиятенең рәсми сайтында чыгарылачак.

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: