+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2021, 14:40

Туган якны өйрәнүчеләр киңәш корды

Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында туган якны өйрәнүчеләрнең беренче форумы узды.

Туган якны өйрәнүчеләр киңәш корды
Туган якны өйрәнүчеләр киңәш корды
Чарада район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буена урынбасары вазыйфасын башкаручы Гөлнара Исәнбаева, тарих фәннәре кандидаты, БДУның Башкортстан Республикасы тарихы, археология һәм этнография кафедрасы доценты Нурислам Калмантаев, туган якны өйрәнүчеләр, музей мөдирләре, китапханәчеләр катнашты. Алар, "түгәрәк өстәл" артына җыелып, башкарылган эшләргә анализ ясады, фикер алышты, киләчәккә планнар билгеләде.

Соңгы вакытта туган ягыбызны өйрәнү турында күп сөйлибез, әмма әлегә кадәр бу эш безнең районда системага салынмаган иде. Ә туган якны өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлек шактый бай һәм күпкырлы. Соңгы берничә елда гына да кырмыскалылылар мөстәкыйль рәвештә районыбыз авыллары тарихы буенча дистәләгән китап чыгарды. Авторлар арасында Фәнил Кодакаев, Айрат Сөләйманов, Рәмилә Сәйфуллина, Вера Никонорова, Резида Әхтәмова һәм башкалар бар.

Берничә ел элек районыбызда туган якны өйрәнүчеләр оешмасы булдырылды. Шулай ук музей ачу да күптән өлгергән мәсьәлә иде. Әлеге чарада да бу мөһим эшкә кагылышлы сораулар буенча фикер алышынды. Музей Илтуган авылындагы буш торган мәктәп бинасында урнашачак. Әйткәндәй, әлеге вакытта халыктан экспонатлар җыю игълан ителгән. Бу музейны булдыру идеясе белән Президент грантлары конкурсында катнашу да планлаштырыла.

Һичшиксез, туган якны өйрәнүне үстерү мәсьәләләре туризмны да үз эченә ала. Районыбызда башкаларга күрсәтерлек табигать һәйкәләре, мәдәни объектлар – музей, күргәзмә заллары, һәйкәлләр дә җитәрлек. Киләчәктә алар буенча экскурсия маршрутын төзеп, мәгълүматны халыкка җиткерү форумда кабул ителгән карарларның берсе булды.

Югарыда билгеләнгән эшләр гади һәм җиңел түгел, моны туган якларын ихлас яратучы кешеләр генә башкарып чыгарга сәләтле. Ничек кенә булмасын, боз урыныннан кузгалды һәм эшләр башланды. Ел ахырында узачак икенче форумда туган якны өйрәнүчеләр бихисап уңышлары белән шатланып уртаклашыр әле, дип ышанасы килә.

Фото: Эльнара Шәймәрданова.

 

Туган якны өйрәнүчеләр киңәш корды
Туган якны өйрәнүчеләр киңәш корды
Туган якны өйрәнүчеләр киңәш корды
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: