-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2021, 17:56

Изгелек кыл да, суга сал

 Сезгә дә шундый ярдәм кирәкме?

Изгелек кыл да, суга сал
Изгелек кыл да, суга сал

Бердәм волонтерлык штабының кайнар линиясенә Уфадан өлкән яшьтәге хатын COVID-19дан прививка ясатырга алып баруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итткән. Пенсионерга 74 яшь, ул ялгыз яши.

Ул вакциналану турында карарны якыннары үлгәннән соң кабул итүен сөйли.

"Поликлиника ерак түгел, әмма барып җитү өчен транспорт йөреп торган ике юл аша чыгарга кирәк. Таяк белән йөрим, аяклар борчый, шуңа да ерак арага чыкмыйм. Әгәр волонтерлар булмаса, поликлиникага кайчан эләгер идем, белмим. Шундый игелекле балаларга рәхмәт, булышалар», - дип уртаклаша ханым.

Аның гаризасын алып, 8нче шәһәр поликлиникасына алып баручы автоволонтер Тимур Гафаров тиз арада ярдәмгә килә, документлар һәм анкеталар тутыруда ярдәм итә, ә вакциналангач, апаны йортына кайтарып куя.

Тимур Гафаров волонтерлыкка пандемиянең кызган чагында килә.
"Авыр чор булды, әмма тәүлекнең теләсә кайсы вакытында табибларны йортларына җиткерергә тырыштым. Бүгенге көнгә кадәр волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүемне дәвам итәм, күпләргә ярдәм кирәклеген күрәм. Һәр кеше мохтаҗларга ярдәм итсә, вакытны аз гына булса да шушы эшкә бирсә, җиңелрәк булачак», - дип билгеләп үтте Тимур Гафаров.

Бердәм волонтерлык штабына эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр бушлай 8-800-289-03 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
 
Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: