+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2021, 14:15

Видеороликлар конкурсында катнаш һәм 50 мең сум от!

Башкортстанда «Бергәләп вирусны җиңәбез!» вайн, мем һәм видеороликлар конкурсы дәвам итә, төп приз - 50 мең сум. Акция вакциналауга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Видеороликлар конкурсында катнаш һәм 50 мең сум от!
Видеороликлар конкурсында катнаш һәм 50 мең сум от!

Оештыручылар төбәкнең барлык халкын да катнашырга чакыра. Иң мөһим шарт - конкурска эшне 26 августка кадәр җибәрергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак. I урын өчен - 50 мең сум, II урын - 30 мең сум, III урын - 20 мең сум.

Конкурсны оештыручы – Башкортстан Журналистлар берлеге.

Катнашу шартлары: 1нче адым: вайннар һәм видеороликлар төшерегез, мемнар уйлап табыгыз.
2нче адым: социаль челтәргә салыгыз һәм @ mass_media_rb дип билгеләгез.
3нче адым: #вместевируспобедим һәм #язавакцинацию хештеглары куегыз.

Конкурс турындагы нигезләмә һәм эшләрне бәяләү критерийлары Башкортстан Журналистлар берлеге сайтында бастырылган.

Фото: Башкортстан Журналистлар берлеге

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: