-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2021, 17:05

Бурычы аркасында 8 каттан сикергән...

Нефтекама шәһәрендә кичә шаккатмалы хәл булган.

Бурычы аркасында 8 каттан сикергән...
Бурычы аркасында 8 каттан сикергән...
Башкортстанда бер ир 8 каттан егылып төшкән. Бу хәл кичә Нефтекама шәһәрендә булган.

“Башинформ” агентлыгының башлангыч мәгълүматларына караганда, ир мондый адымга бик зур суммада бурычлары булу аркасында барган.

Бәхеткә, 8 каттан сикерүенә карамастан, ир исән калган.

Кайбер мәгълүматларга караганда, ул хәтта үз-үзенә ашыгыч ярдәм чакырта алган. Хәзерге вакытта тән җәрәхәтләре алган ир дәваханәдә.

Әлеге очрак буенча тикшерү бара, килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.

Фото:kabar.kg

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в