Башкортстанда кичә ашыгыч хезмәтләргә Белорет районының Ялангач тавында бер ир-егетне елан чагуы һәм аңа 9 яшьлек баласы белән эвакуация кирәк булуы турында дигән хәбәр килгән.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ярдәмгә Белорет коткаручылары оператив рәвештә чыга. Соңрак билгеле булуынча, әтисе белән улы Отнурок авылыннан Ялангач тавына кадәр бер көнлек җәяүле походка чыккан булалар. Таудан төшкәндә туристлар еланны тотып карарга уйламаса, барысы да әйбәт булыр иде. Нәтиҗәдә, елан ирнең кулын чаккан.
“Без туристлар янына килеп җиткәндә ир үзен начар хис итә, ә җәрәхәтләнгән кулы бик нык шешкән иде. Әлбәттә, мондый халәттә мөстәкыйль хәрәкәт итү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Квадроциклда без зыян күрүчене Отнурок авылына кадәр төшердек, анда аны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көтеп тора иде. Бала, бәхеткә, зыян күрмәгән. Коткаручылар, аны авылга кадәр алып барып, әнисен тапшырды", - дип сөйли коткаручы Александр Финаев.
Фото: ufacitynews.ru