-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2021, 23:55

"Эшче сыйныф - әйдәүче көч!"

"Бездә элек-электән эшче сыйныф - әйдәүче көч. Бу совет штампы иде, әмма әле дә шулай", - диде Владимир Путин Әбҗәлил районындагы «Цемикс» заводы эшчеләре һәм төзүчеләре белән очрашуда.

"Эшче сыйныф - әйдәүче көч!"
"Эшче сыйныф - әйдәүче көч!"

"Хәзер эшче һөнәрләренең асылы нык үзгәрүе - икенче мәсьәлә, -

дип билгеләп үтте Русия Президенты.

- Инженерлык күнекмәләреннән башка икътисад эшләми инде. Эшчеләр катлаулы җиһазлар, "беспилотниклар", күп мәгълүмат белән эш итә. Әмма авыррак булган саен, кызыклырак. Билгеле булганча, мәктәпне тәмамлаучыларның 60 проценты эшче һөнәрләргә укырга ниятли. Гомумән, икътисадның уңышы хезмәткәрләрне әзерләүгә бәйле. "Вордскиллсз" да моңа җитди этәргеч булды. Бу хәрәкәт нәтиҗәсендә эшче сыйныфка хөрмәт арта. Башкортстан чемпионат финалын тиешле дәрәҗәдә үткәрә алыр дип ышанам. Анда катнашучылар һәм компетенцияләр саны буенча чара Казандагы дөнья беренчелегеннән югарырак булачак. Мин килә аламмы-юкмы - әлегә әйтә алмыйм, әмма тырышачакмын».

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: