+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2021, 11:00

Халык өчен үзе бер зур бәйрәм булды

Тәтешле районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм зур концерт узды.

Халык өчен үзе бер зур бәйрәм булды
Халык өчен үзе бер зур бәйрәм булды
Югары Тәтешле авылы мәйданында урындагы фермерлар ярминкәсе узды. Мәйданда, сәүдә рәтләреннән тыш, балалар, яшьләр күңел ачу, спорт мәйданчыклары да оештырылган иде. Көннең финалы булып Элвин Грей катнашлыгында дәртле концерт булды.

Ярминкәдә 30га якын умартачы үз продукциясен киң ассортиментта тәкъдим итте.

«Бүген ярминкәдә без юкә, карабодай, кәрәзле бал тәкъдим иттек. Чөнки мондый ярминкәләр умартачыларга район халкына гына түгел, кунакларга да сатарга, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы Илдар Булатов.

Сәүдә рәтләре янында гына түгел, балалар, яшьләр мәйданчыкларында да җанлылык сизелде. Биредә үк күңелле стартлар, уеннар, аттракционнар гөрләп үтте.

"Тәтешле районында оештырылган ярминкә урындагы җитештерүчеләргә - умартачылык продукциясен сату, ә халыкка һәм кунакларга аны арзан бәягә сатып алу мөмкинлеге бирә. Ә концерт һәм балалар аттракционнары бәйрәм атмосферасы булдырырга мөмкинлек бирә", - диде VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин.

Көн популяр эстрада җырчылары катнашлыгында зур концерт белән тәмамланды. Элвин Грейның һәм республиканың башка артистларының чыгышы райондашлар өчен зур бүләк булды.

«Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, чынлыкта бу - халыклар дуслыгы бәйрәме бит. Бу көннәрдә без барыбыз да очрашып, аралаша һәм рәхәтләнеп ял итә алабыз. Ә Тәтешле районы - республиканың миңа иң якын районнарының берсе, минем монда дусларым бик күп", - диде Элвин Грей.

Фото: Тәтешле районы хакимияте


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: