-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2021, 16:30

Кирпеч өеме астында калган...

Республикада 48 яшьлек ир бәхетсезлеккә тарыган.

Кирпеч өеме астында калган...
Кирпеч өеме астында калган...

Башкортстанда кирпеч җитештерү предприятиесе хезмәткәре имгәнгән.

Бакалы авылының “СтройАльянс” җәмгыятендә эшләүче 48 яшьлек хезмәткәрнең өстенә кирпеч салынган пакетлар ишелеп төшкән. Тикшерү белән төбәк Дәүләт хезмәт инспекциясе шөгыльләнә.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 4 августта кран машинистының өстенә машиналарга төяү өчен китерелгән кирпечләр килеп төшкән. Ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрне медицина учреждениесенә озаткан.

“Тикшерү барышында килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыкланачак", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: minzdravra.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: