+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2021, 23:15

Владимир Путин төзүчеләрне котлады

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда «Цемикс» заводын эшләтеп җибәрү тантанасында төзүчеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Владимир Путин төзүчеләрне котлады
Владимир Путин төзүчеләрне котлады

"8 августта Русиядә Төзүчеләр көне билгеләп үтеләчәк. Яңа завод төзелешендә катнашучыларны, шулай ук Русия төзүчеләрен, инженерларны, архитекторларны, эзләнүчеләрне, проектлаучыларны, башка төзелеш һөнәрләре вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә. Кадерле дуслар, сезнең хезмәтегез җәмгыятьтә аеруча хөрмәт казана. Төзүче - ул һөнәр генә түгел. Төзүдән, иҗат итүдән дә кызыклырак һәм мактаулырак нәрсә юк", 

- диде Владимир Путин.

Ул билгеләп үткәнчә, белем, бай тәҗрибә, заманча компетенцияләр, төзүчеләрнең югары җаваплылыгы нәтиҗәсендә безнең шәһәрләребез һәм бөтен илебезнең йөзе үзгәрә, шулай ук сәнәгать, транспорт үсеше буенча күләмле программалар уңышлы гамәлгә ашырыла.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: