Хәтерегездә булса, бу хәл 2020 елның 2 февралендә, әле коронавирус турында мәгълүмат бик аз чакта булган иде. Ул чакта коронавирус кинәт кенә тотып ала торган куркыныч чир дигән мәгълүматлар да таралган иде.
Шул чорда Кароматулло Джаборов исемле билгеле блогер метрода идәнгә егыла, бәргәләнә башлый. Моны дуслары видеога төшереп тора. Шул ук вакытта алар пассажирларны куркыту өчен “Аңарда коронавирус!” дип кычкыра һәм вагонда паника башлана. Соңыннан блогер бу видеоны караулар җыю өчен Интернетка “элә”.
Джаборовны хокук сакчылары 8 февральдә кулга ала. Ул үзе Таҗикстаннан, Мәскәүдә бармен һәм кассир булып эшли. "Kara Prank" тәхәллүсе белән танылган блогер YouTube каналы өчен роликлар төшергән. Русия гражданлыгы юк. Башкалада аның бер баласы туган.
Суд Джаборовны 2 ел да 4 айга колониягә җибәрү турында хөкем карары чыгарды. Аның ике ярдәмчесе Станислав Мелехов һәм Артур Исаченко шартлы рәвештә ике елга иректән мәхрүм ителделәр.
Ләкин Кароматулло Джаборовның адвокаты Роман Шахманов белдерүенчә, СИЗОда үткәргән вакытын исәпкә алып, аның якланучысын тиздән иреккә чыгарулары ихтимал.
Фото:mockva.ru