+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2021, 21:50

Өзеклекләр булгалый әле...

Русия властьлары табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрне тиз арада бетерергә өйрәнде, ләкин өзеклекләр барыбер килеп чыга.

kremlin.ru
Фото:kremlin.ru

Бу хакта ил Президенты Владимир Путин Магнитогорскида төбәкләрдә янгыннарга һәм ташкыннарга бәйле вәзгыять һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Без шактый оператив рәвештә реакция белдерергә өйрәндек, шулай да җитешсезлекләр бар, кешеләр зыян күрә, - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. - Барыннан да элек, без бүген кешеләргә ярдәм итү өчен нәрсә эшләнүе, бу карарларның ни дәрәҗәдә оператив кабул ителүе турында сөйләшергә тиеш».

Владимир Путин күптән түгел Хөкүмәт белән Русия субъектларында табигать янгыннары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышуын искә төшерде.

"Коточкыч эсселек һәм корылык аркасында берничә төбәк бәлагә юлыкты, аеруча катлаулы хәл Якутиядә, Карелиядә, Красноярск краенда, Иркутск һәм Төмән өлкәләрендә, шулай ук Чиләбе өлкәсе дә зыян күрде»,

— диде Президент.

Элегрәк ул уттан зыян күргән Чиләбе өлкәсе районнарын карады.

Алга таба дәүләт башлыгының Башкортстанның Әбҗәлил районына килүе планлаштырыла, анда ул «Цемекс» заводын эшләтеп җибәрүдә катнашачак.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: