-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 август 2021, 13:15

Күгәрчендә мул ярминкә узды

Күгәрчен районының Морак авылында "Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке" ярминкәсе узды. Аны Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды. Һәр атна саен палата урындагы халык продукцияне җитештерүче хаклары белән сатып ала алсын өчен республиканың биш-алты районында сәүдә палаткаларын җәелдерә.

Күгәрчендә мул ярминкә узды
Күгәрчендә мул ярминкә узды

Морак алмаларын һәм грушаларын Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров бәяләде.

"Шәхсән үзем каен минлекләре, алма, груша, сарымсак, суган сатып алдым. Минем өчен болар барысы да якын, экологик чиста. Урындагы җитештерүчеләргә ярдәм итәргә кирәк дип саныйм. Өстәвенә, мондагы алмалар супермаркетлар киштәләрендә ятучылардан арзанрак һәм тәмлерәк. Шунысы куанычлы, кешеләр дә моны аңлый һәм ярминкәдә товарларны бик теләп сатып ала", - дип сөйләде Байгускаров.

«Урындагы, сыйфатлы, үзебезнеке» файдалы ярминкәләр проекты 35 муниципалитетны үз эченә ала. Ул республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә продукцияне сатуда ярдәм итүгә һәм халык өчен бәяләрне киметүгә юнәлдерелгән.

Элегрәк Сәүдә-сәнәгать палатасында хәбәр итүләренчә, республика шәһәрләренең һәм район үзәкләренең үзәк мәйданчыкларында файдалы ярминкәләр уза. Республиканың ике муниципалитетында - Әлшәй һәм Гафури районнарында - алар июль ахырында узды.

Бу ял көннәрендә яшелчәләр, сөт һәм ит продукциясе, икмәк-күмәч әйберләре һәм бал һәркем сатып алырлык бәяләр буенча Тәтешле, Илеш, Бакалы, Кушнаренко һәм Күгәрчен районнарында яшәүчеләргә тәкъдим ителде.

Фото: Күгәрчен районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: