-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2021, 11:45

Эш атнасын арттырырга тәкъдим итәләр

Әгәр илдә эш атнасын арттырсаң, Русия икътисадын тергезергә мөмкин булачак, имеш.

РБК
Фото:РБК

URA.RU белән әңгәмәдә мондый тәкъдимне Дәүләт думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Арефьев әйтте.

«Безгә дүрт көнлек эш атнасы турында түгел, ә озайту турында уйларга кирәк. Шимбә көнне дә, якшәмбе көнне дә эшләргә, әмма илне җимереклектән чыгарырга кирәк, чөнки бөтен тирә-юньдә җимереклек. Ил өлешләргә таркала, ә без ничек бөтенләй эшләмәскә дип уйлыйбыз", — дип аңлатты ул үзенең тәкъдимен.   Арефьев билгеләп үткәнчә, илдә җитештерүне дүрт көнлеккә күчерергә мөмкинлек биргән инструментлар юк.

Кыскартылган эш атнасына күчү бары тик эш бирүчеләр элекке хезмәт хакын сакласа гына мөмкин. Бу хакта элегрәк Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы Михаил Шмаков хәбәр итте.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: