-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2021, 15:10

Межгорьеда Шәһәр һәм Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр

Межгорье - Башкортстанның иң яшь шәһәре, быел аңа 26 яшь тулды. Шәһәр урынында торак пункты йөзләгән ел элек булган. Ләкин зур эшчеләр бистәсе 1979 гына барлыкка килә, ә 1995 елда ул шәһәр статусы ала. Ул елларда Уралда шәһәр төзелешенә илнең барлык почмакларыннан да белгечләр килгән.

Межгорьеда Шәһәр һәм Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр
Межгорьеда Шәһәр һәм Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр
Межгорье шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Вячеслав Калугин Шәһәр көненең Төзүчеләр көне белән туры килүенең очраклы түгеллеген билгеләде.

- Межгорье - яшь шәһәр, әмма аның да үз традицияләре, казанышлары һәм киләчәккә планнары бар. Алда җитди бурычлар күп. Бары тик уртак тырышлык белән генә шәһәребездә яшәү өчен уңайлыкларга һәм муллыкка ирешә алабыз, - диде Вячеслав Калугин.

- Бу шәһәр өчен иң мөһим бәйрәм. Нәкъ менә төзүчеләр Межгорьены төзеде, аларның куллары белән аның тарихы һәм казанышлары барлыкка килде, - диде 30нчы төзелеш идарәсе башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Александр Мансуров һәм тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.

- Соңгы елларда шәһәрдә социаль инфраструктура үсеш ала, скверлар төзекләндерелә, яңа балалар мәйданчыклары, стрит-объектлар барлыкка килә. Биредә яхшы спорт базасы булдырылган. Күптән түгел республика Башлыгы Радий Хәбиров 2022 елда бассейн төзеләчәге турында әйтте. Моннан тыш, Межгорье кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында катнаша. Бу - яңа заманча иҗтимагый киңлекләрне алу өчен бик яхшы мөмкинлек. Үсә торган шәһәргә балалар үзәкләре, яңа спорт секцияләре кирәк. Бигрәк тә Көньяк-көнбатыш микрорайонында, - диде Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова.

Фото: Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: