+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2021, 10:10

Автобуста 3 миллион сум акчасын салдырганнар...

Транспорт картасы белән юл хакын түләгән хатын шок хәлендә.

Автобуста 3 миллион сум акчасын салдырганнар...
Автобуста 3 миллион сум акчасын салдырганнар...

Кемерово өлкәсендә яшәүче хатынга җәмәгать транспортында бару 3 миллион сумга төшкән. Гадәти булмаган очрак турында “Вести.ру” хәбәр итә.

Новокузнецк шәһәрендә автобус пассажиры белән бик күңелсез хәл килеп чыккан. Хатын сүзләренә караганда, бу хәл 6 августта булган. Ул автобуска кереп, транспорт картасын акча түли торган махсус электрон корылмага – валидаторга куя. Әмма картадан 11 сум урынына 3 миллион сум акча салдырыла, ә баланс баш әйләндергеч суммада минуска китә.

Хатын рәсми гариза белән пассажирлар ташу өчен җаваплы оешмага мөрәҗәгать итәчәк, чөнки кондуктор операцияне гамәлдән чыгару мөмкин түгел, дип аңлаткан.

Новокузнецкта транспорт карталарыннан нигезсез рәвештә акча күчерүгә карата беренче генә шикаять түгел икән. Биредә яшәүче тагын бер ир кеше дә үзенең картасыннан 20 миллион сум акча күчерелүе турында белдергән. Новокузнецк шәһәре хакимиятенең транспорт һәм элемтә идарәсе халыкка транспорт карталарыннан вакытлыча файдаланмау үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу хәл валидация системасын яңартканда килеп чыккан өзеклек нәтиҗәсе, дип тынычландырганнар идарәдә.

Фото:smotrim.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: