"ФормАРТ" стрит-арт фестиваленең сайлап алу этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Федераль һәм төбәк экспертлары «ФормART» стрит-арт фестивалендә катнашучыларның граффити эшләрен бәяләү нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
«ФормART» фестивале Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы буенча үткәрелә. Аның максаты - урам сәнгатен үстерү һәм яшь граффити-рәссамнар иҗатына ярдәм итү, округ төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыру.
- Быел «Формарт» стрит-арты фестиваленә Идел буе федераль округының 14 субъектыннан 161 заявка бирелгән, бу узган елгы гаризалар саныннан сизелерлек артып китә. Иң күп гаризалар Пенза өлкәсеннән булды, аннан 32 эш керде. «Киләчәккә караш» темасы гадәти әйберләргә яңача карарга һәм иң мөһиме – яшь рәссамнарның ил һәм тулаем дөнья үсеше перспективаларына ничек карауларын күрергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев.
Бәяләү нәтиҗәләре буенча төбәкләрдән иң яхшы эшләр арасында Башкортстан Республикасыннан – «Киләчәк — йөрәктә» эше дә бар.
"Формарт" яшь рәссамнар өчен яхшы старт бирә. Фестивальдә катнашу - ул, барыннан да элек, тәҗрибә уртаклашу, яңа кызыклы танышулар һәм портфолиода масштаблы эш. Мондый иҗади конкурсларны алда да оештырырга кирәк дип уйлыйм, чөнки безнең төбәкләрдә сәнгать белән интеграцияләүне таләп итә торган тулы стеналар бар, — дип уртаклашты фестивальнең федераль эксперты, «Zukclub» стрит-арт рәссамнар төркеме лидеры Сергей Овсейкин.
Быел конкурсның приз фонды ике тапкыр арттырылган. I, II һәм III урыннар алучыларга 200, 150 һәм 100 мең сум күләмендә грантлар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Фото: life-pics.ru