-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2021, 14:55

Иҗтимагый палата һәм Иҗтимагый күзәтү комиссиясе арасында килешү төзелде

Уфада Башкортстан Иҗтимагый палатасы һәм Башкортстан Иҗтимагый күзәтү комиссиясе арасында килешү төзелде.

Иҗтимагый палата һәм Иҗтимагый күзәтү комиссиясе арасында килешү төзелде
Иҗтимагый палата һәм Иҗтимагый күзәтү комиссиясе арасында килешү төзелде
Максат - сигезенче чакырылыш Русия Дәүләт думасына, алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларны уздырганда гражданнарның мәҗбүри тоту урыннарындагы сайлау хокукларының үтәлешен җәмәгать күзәтүен тәэмин итү буенча көчләрне берләштерү.

Документка Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Рамил Рәхимов һәм Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Александра Дремина кул куйдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайлау барышында холык төзәтү үзәкләрендә һәм тикшерү изоляторларында урналар урнаштырыла торган аерым сайлау участоклары оештырыла, барлык кирәкле җиһазлар куела, чиратлашып, кулга алынган гражданнар конвой хезмәтен озата баруда тавыш бирү урынына чыгарыла, анда алар үзләренең сайлау хокукын гамәлгә ашыра.

Килешү нигезендә, яклар эш төркемнәре төзергә, мәгълүмат алмашырга, уртак киңәшмәләр үткәрергә һәм җәмәгать күзәтүен оештырганда барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча үзара консультацияләр бирергә хокуклы.

Килешү аңа кул куйган вакыттан үз көченә керә һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләгән көннән соң 30 көн узгач үз эшен туктата.

Фото: op.bashkortostan

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: