+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2021, 12:00

Ир суга батканда туганы яр буенда йоклаган...

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 35 яшьлек ир Агыйделдә су коенмакчы булган.

Ир суга батканда туганы яр буенда йоклаган...
Ир суга батканда туганы яр буенда йоклаган...
Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары 35 яшьлек инвалид ирнең гомерен саклап калган. Бу хәл шәһәрнең “Ак Яр Нижегородка” пляжында булган. Бәхеткә, шул урында коткаручылар кизү торган. Нәкъ алар Агыйделгә кереп баручы иргә вакытында игътибар иткән.

“Күпмедер вакыттан ир тигезлекне югалтты һәм, егылып, тулысынча су астына китте. Әгәр бу хәлне коткаручылар күрми калган булса, бәхетсезлекне көт тә тор иде, чөнки аның белән бергә килгән туганы бу вакытта яр буенда йоклаган һәм бу хәлне күрмәгән, ә инде сәләматлек мөмкинлекләре чикле ир үзе генә ярга чыга алмас иде", - дип ачыклык керттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Коткаручы аның артыннан суга чумганда инвалид ир инде тончыга башлаган була. Суга бата язган кешегә табиблар ярдәме кирәк булмаган.

Фото: Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: