+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2021, 11:20

Мөрәҗәгатьләр саны кими

2 августтан 8 августка кадәр Башкортстан белән идарә итү үзәге 3954 хәбәр эшкәрткән.

Мөрәҗәгатьләр саны кими
Мөрәҗәгатьләр саны кими
Бу, элекке атнадагыга караганда, 374кә кимрәк.

"Инцидент-менеджмент" аша 1753 (-263), кире элемтә платформасына 2201 (- 111) мөрәҗәгать килгән. Былтырның шул ук чорында — 927.

Элеккечә лидерлар исәбендә — COVID-19дан вакциналау темасы. Бер атнада 2246 хәбәр эшләнгән. Бу, алдагы чордагыга караганда, 133кә кимрәк.

Икенче урында юллар буенча сораулар — 279 (348 иде).

Өченче урында төзекләндерү — 264 хәбәр (336 булган). Социаль яклау темасы дүртенче урында — 237 (150), ә торак-коммуналь хуҗалык темасы бишенче урында — 151 (226 булган).

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: