-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2021, 12:20

Подъездлар көлеп торсын!

2019 елдан подъездларны ремонтлауга республика бюджетыннан 2 миллиард сум бүленгән.

Подъездлар көлеп торсын!
Подъездлар көлеп торсын!

"Күпфатирлы йортлардагы подъездларны комплекслы ремонтлау» күләмле программасы гамәлдә булган вакытта Башкортстанда якынча 2 миллиард сумга 6300 подъезд ремонтланган", - дип хәбәр итте республиканың төбәк операторы генеральный директоры Павел Сафонов.

«Гражданнардан дәгъвалар юк диярлек. Подъездлар сыйфатлы һәм вакытында ремонтлана. Кабул итү комиссиясе очраган төп проблема - подрядчылар артыннан кабельләрне яңа тартмаларга салырга өлгерми торган провайдерларның ваемсызлыгы», - дип өстәде Павел Сафронов.

Әмма төбәк операторының йортларда яшәүчеләргә карата дәгъвасы да бар. Капиталь ремонт үткәргәндә оператор күпфатирлы йортларда гомум милеккә карата вандализм фактларына юлыга: подъездлардагы пластик тәрәзәләрнең пыяла пакетларын ваталар, стеналарны, тәрәзә, түшәм, фасад, лифтлар кабиналарын пычраталар һәм төрле рәсемнәр төшерәләр. Шушы хәлләр йортларда яшәү өчен уңай шартлар тудыру буенча куелган бурычларны хәл итәргә комачаулый. Вандализм өчен җәза чаралары Русия Җинаять кодексының 214нче мәддәсендә каралган. Гомумйорт милкенә зыян китерү очракларына оператив җавап бирү өчен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.

"Республика программасының төп өстенлеге шунда: биредә яшәүчеләр дизайнер карарларын сайлап алуда катнаша ала", - дип саный 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев. - Подъездларны ремонтлауны финанслау буенча мондый программа башка беркайда да юк. Гадәттә, подъездның агымдагы ремонтын идарәче оешма гражданнардан җыелган акчага башкара һәм, кагыйдә буларак, мондый ремонт барышында эшләр исемлеге расланган стандартлардан һәм кирәкле эшләр күләменнән чыгып билгеләнә».

Фото: hagga.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: