-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2021, 10:55

Аек тормышка ни җитә!

Былтыр Башкортстанда алкогольдән агуланып үлүчеләр саны, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 30 процентка кимегән. Бу хакта Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.

Аек тормышка ни җитә!
Аек тормышка ни җитә!
— Үткән елда төбәктә алкоголь белән агуланудан 73 кеше үлгән, шул ук вакытта 2019 елда андыйлар саны — 104, ә 2018 елда 211 булган. Әлеге факт республиканың алкоголь базарын көйләү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барылуына ачык дәлил булып тора, — дип билгеләде ведомство җитәкчесе.
Бүген Башкортстан Республикасының алкоголь секторында 5,5 меңгә якын лицензияле объект һәм 4 мең тирәсе субъект сыра сату белән шөгыльләнә. Алкоголь продукциясенең законлылыгын тәэмин итү бурычы, шул исәптән, республиканың Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына йөкләтелгән.
Былтыр алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контроле кысаларында административ хокук бозулар турында 275 эш кузгатылган. Законсыз әйләнештән 4 мең литрга якын алкоголь продукциясе алынган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: