-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2021, 15:45

Алтын чыгаручы компания карьерларны рекультивацияләячәк

Баймак районында "Таналык Россыпь" алтын яткылыгы участогында эшләүче Мәскәүнең "Таналык" алтын чыгару компаниясе август ахырында эшкәртелгән җирләрне рекультивацияләүгә керешергә вәгъдә итте.

Алтын чыгаручы компания карьерларны рекультивацияләячәк
Алтын чыгаручы компания карьерларны рекультивацияләячәк

Бу хакта кичә җәмәгатьчелекнең "Таналык" җәмгыяте генеральный директоры Олег Заплатин белән чираттагы очрашуы вакытында билгеле булды.

Бу очрашу турында килешүгә июль уртасында Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендә җир асты байлыкларыннан файдалану буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышы вакытында ирешелде.

“Хәзер иң мөһиме - рекультивация үткәрү, - дигән иде ул чакта Башкортстанның җир асты байлыкларыннан файдаланучылар ассоциациясе җитәкчесе Азат Әхмәтов. - Без карьерга чыктык, чынлыкта анда башкарылган эшләрнең иң зурысы - демонтаж. Туфрак катламын торгызу башкарылмаган".

"Халык белән очрашу үткәрегез, ни өчен техниканы илтүләрен, эшне башламауларын аңлатыгыз, алар бит борчыла һәм үз сәбәпләрен уйлап таба, халык белән мөнәсәбәтләрне җайлагыз", - диде Азат Бадранов комиссия эше вакытында "Таналык" компаниясен гамәлгә куючыларның берсе Константин Хамулякка.

Алтын чыгаручы компаниянең генеральный директоры Олег Заплатин сөйләгәнчә, инде рекультивация уздыру өчен подрядчы билгеләнгән, аның белән килешү төзелгән, өстәмә бульдозер сатып алына.

«Без Баймак урман хуҗалыгы белән 5 гектар мәйданда утырту планлаштырыла торган үсентеләр сатып алу турында килешү төзедек, әмма корылыкка бәйле рәвештә чара көзгә кичектерелде. Моңа 600 мең сум чамасы акча бүлдек. Үзара килешү буенча, ылыслы агач утыртуны урман хуҗалыгы октябрьдә-ноябрьдә уздырачак», - дип билгеләп үтте Олег Заплатин.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: