+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2021, 10:55

Хәмер наркотиктан да мәкерлерәк

Алкоголь җәмгыять өчен зуррак куркыныч тудыра, дип раслый Британия галимнәре.

Хәмер наркотиктан да мәкерлерәк
Хәмер наркотиктан да мәкерлерәк

Тикшерү барышында төрле факторлар, шул исәптән аларның кеше организмына тәэсире (бәйлелек үсеше тизлеге, психикага йогынты дәрәҗәсе), шулай ук социаль һәм икътисади аспектлар (спиртлы эчемлекләрнең һәм наркотикларның гаиләне җимерүдәге роле, аларның таралуына һәм дәвалануына каршы көрәшкә киткән чыгымнар, җинаятьчелек проблемасы һ.б.) исәпкә алынган. Нәтиҗәдә, сәламәтлеккә иң җимергеч һөҗүмне героин, кокаин һәм метамфетамин ясавы ачыклана. Ә менә социаль хәвеф ягыннан алкоголь иң куркынычы дип табыл­ган, ул наркотикларны шактый узып киткән.
Экспертлар фикеренчә, спиртлы эчемлекләр, гомумән алганда, җәмгыять өчен хәвефне сатып алу һәм таралу мөмкинлеге дәрәҗәсе югары булу нәтиҗәсендә тудыра. Өстәвенә, алар үзләрен кулланучыларга гына түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә тискәре йогынты ясый. Моннан тыш, спиртлы эчемлекләрдән усал нияттә файдалану җинаять һәм юл-транспорт һәлакәтләренә дә сәбәп була.
Бу хакта психиатр-нарколог, Мәскәү психиатрия фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, психологик адаптация клиникасының әйдәүче белгече Александр МАГАЛИФ менә ниләр белдерә:
— Гомумән алганда, барысы да дөрес. Алкоголь (этил спирты, этанол) психофизиологик һәм нейрохимик үзенчәлекләре буенча йөз процентлы наркотик санала. Өстәвенә, бу җәһәттән бөтен наркотиклар арасында — бердәнбер легаль наркотик. Этанол бер үк вакытта продукт булып торганга, шулай ук матдәләр алмашында сизелерлек катнашканга, ул мең еллар дәвамында кешелек тарафыннан кулланыла һәм күп кенә халыкларның мәдәниятенә керә. Алкогольнең наркотик бәйлелегенә китерүен, тән һәм рухны яман һәм мәкерле җимерүче булуын аңлау, кызганычка каршы, соң килә. Күп кенә илләрнең мәдәниятеннән аны алып ташлау омтылышлары да уңышка китермәде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: