-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2021, 09:28

Машинасында тереләй янып үлгән

Коточкыч фаҗига кичә Стәрлетамакта булган.

Машинасында тереләй янып үлгән
Машинасында тереләй янып үлгән


Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсенә 10 августта Стәрлетамакта булган һәлакәт турында хәбәр килгән. Ведомствода аңлатуларынча, көндезге сәгать дүртләр тирәсендә «Лада Приора» автомобиле йөртүчесе торак йортка бәрелеп үлгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, автомобиль Геология урамы буйлап барганда Свердлов урамы, 22 адресы буенча урнашкан торак йортка килеп бәрелгән. Шуннан соң автомобиль янып китәкн, шофер һәлакәт урынында вафат булган.

«Кызыл Гвардия урамы ягыннан «Приора» килә иде. Төсен хәтта әйтә алмыйм, чөнки тизлек сәгатенә 60тан 80 километрга кадәр иде. Шуннан соң ул торак йортка бәрелде, бераздан яна башлады. Без офистаны чыгып, машинага йөгердек, водительне төрле яклап тартып чыгарырга тырыштык, әмма булдыра алмадык. Машинада инде көчле төтенләнү башланды, ул яна башлады", - дип сөйләде вакыйга шаһиты.

Хәзерге вакытта вакыйга урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Мәрхүмнең шәхесе әлегә ачыкланмаган.

Фото: gorobzor.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: