-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2021, 11:00

Уфа – иң аек шәһәр!

Шулай ук Ярмәкәй, Куергазы, Федоровка районнарыннан да үрнәк алырга мөмкин.

Уфа – иң аек шәһәр!
Уфа – иң аек шәһәр!
“Исерек җинаятьләр” еш теркәлгән шәһәрләр арасында Уфа иң “аегы” дип аталган. “Delta” компаниясе үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре әнә шундый.

Җинаятьләр Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Чиләбедә исерек хәлдә аеруча күп кылына икән. “2019, 2020 һәм 2021 елларда 100 меңнән артык борчулы шалтыратуларны анализладык һәм исерек хәлдә булган кешеләр кылган хокук бозулар саны елдан-ел артуын күрдек. Бу төр җинаятьләр саны буенча Санкт-Петербург алда бара”, — дип хәбәр итәләр компаниядә.
Узган ел Санкт-Петербургта мондый хокук бозуларның үсеше, 2019 елга караганда, 23 процентка арткан. Агымдагы елның биш аенда мондый очраклар шәһәрдә барлык хокук бозуларның 20 процентын тәшкил итә. Икенче урында — Мәскәү һәм Чиләбе. Шул ук вакытта узган ел Мәскәүдә “исерек җинаятьләр” үсеше 26 процент тәшкил иткән (2019 ел белән чагыштырганда), ә Чиләбедә — нибары 2 процент.
Белгечләр Мәскәүдә бу үсеш озакка сузылган карантин белән бәйле дип фаразлый. “Әлеге хәл-шартларда күпләр бөтенләй көтелмәгән маҗараларга әзер иде”, — дип саныйлар “Delta” ком­паниясендә.
“Исерек җинаятьләр” саны буенча өченче урында — Самара. Топ-5не Түбән Новгород һәм Казан йомгаклый.
Һәм, киресенчә, Смоленск, Уфа, Калуга, Тамбов һәм Курган мондый җинаятьләр азрак теркәлгән шәһәрләр булып чыкты.
Тикшерүдә билгеләп үтелүенчә, “исерек хокук бозулар”ның төрләре үзгәрми диярлек. 2019-20 елларда җинаятьләрнең гомум санының — 47 һәм 2021дә 48 процентын гаугалар һәм ачык конфликт­лар тәшкил итә.
Икенче урында — урлашу һәм урлашырга омтылулар — 20-21 процент, өченчедә – җәмәгать тәртибен бозу — 13-15 процент.
Исерек хәлдә төрле җинаятьләр кылына. Әйтик, узган елның май аенда Санкт-Петербургның Красногвардейский районында исерек ир тәүлек буе эшли торган кибеткә бәреп кергән. Әмма ул шешә урынына, сатучыдан үзе белән якындагы ихатага кереп, бергә алкоголь куллануны таләп итә. Аның кәеф-сафаны күңелле компа­ниядә дәвам итәсе килгән.
Тагын бер “романтик” тарих Мәскәү фатирларының берсендә теркәлгән. Бер кыз янына шактый эчкән элекке сөйгәне килә һәм шунда ук аның үзе янына әйләнеп кайтуын таләп итә башлый. Ир шул минутта ЗАГСка барырга һәм мөнәсәбәтләрне законлаштырырга теләгән.

Шул ук вакытта...

Кайда ничек “салалар”?

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында республиканың иң күп эчкән һәм иң аек районнары турында мәгълүмат бирделәр. Министрлыкның матбугат хезмәте 2020 ел өчен алкогольле продукция сату буенча статистиканы тәкъдим итте. Узган ел төбәкнең һәр кешесенә уртача 12 литр алкоголь продукциясе туры килгән. Бу очракта сүз бары кибетләр һәм туклану йортлары аша рәсми сату турында гына бара. Легаль булмаган хәмер йомгаклау статистикасына эләкмәгән.
Әлеге министрлык мәгълүматлары буенча, былтыр республиканың иң күп спиртлы эчемлекләр кулланучы төбәге Уфа районы булган – анда һәр кешегә 15,9 литр спиртлы эчемлек туры килгән. Алкоголь сату күләме буенча икенче урынны алган Нефтекамада һәр кешегә 14,8 литр хәмер туры килә. Өчлекне Агыйдел шәһәре төгәлли — анда бер кешегә 14,5 литр күләмендә спиртлы эчемлек сатып алынган. Уфа бу рейтингта дүртенче урынны били — Башкортстан башкаласында рәсми мәгълүматлар буенча спиртлы эчемлекләр куллану дәрәҗәсе бер кешегә 14,2 литр тәшкил иткән.
Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында, шулай ук, республиканың иң аек районнарын да атадылар. Былтыр спиртлы эчемлекне иң аз күләмдә Ярмәкәй районында сатып алганнар — бер кешегә 4,9 литр туры килгән. Икенче урын Куергазы районында — бер кешегә 5,2 литр. “Аек районнар рейтингын” Федоровка йомгаклый — анда алкоголь сату күләме бер кешегә 5,9 литр тәшкил иткән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: