Хөкүмәткә әлеге кампания яңа икътисади сәясәткә күчәргә, илдә авыл хуҗалыгының торышын тулырак аңларга ярдәм итү өчен кирәк була. Анда илдәге 70 губернада теркәлгән 10781 волость һәм халык яшәгән 273408 торак пункт буенча мәгълүматлар туплана. Шунысы да игътибарга лаек, отчет йомгакларына караганда, авыл җирендә 14,2 миллион чамасы хуҗалык барлыгы һәм шуларның 156,2 меңенең төрле сәбәпләр белән исәп алуда катнаша алмавы турында да хәбәр ителә.
СССРда авыл хуҗалыгы исәбен алу чаралары аерым юнәлешләр буенча да үткәрелгән. Бөек Ватан сугышы елларында, мәсәлән, оператив мәгълүматлар таләп ителгәндә, бик кыска вакыт эчендә техника, мал саны буенча исәп алу оештырыла.
Аграр хуҗалыкларда һәм крестьян ихаталарында асралган мал санын алу кампанияләре дә ил күләмендә уздырыла. Аның беренчесе 1932 елда, аннары ел саен 1935-38 елларда, шулай ук, 1960-64 елларда үткәрелә.
Авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазлары исәбен алу да колачлы кампания. Ул чакта әлеге кампания генераль инвентаризация һәм төп фондларның хакын яңадан бәяләү өчен кирәк була.
1964, 1976 һәм 1985 елларда илдә бары тик хуҗалыклардагы чәчүлек мәйданнарын ачыклау максаты белән генә исәп алу кампаниясе үткәрелә.
СССРда барлык категориядәге хуҗалыкларда, шул исәптән крестьян ихаталары карамагында булган күпьеллык агач-үсентеләрне исәпкә алу да ил күләмендәге чара рәвешендә уздырыла. Ул 1937, 1945, 1952, 1970 һәм 1984 елларда оештырыла.
ХХ гасыр башында 2006 елда яңа Русия тарихында беренче тапкыр Авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасы үткәрелде. Аның икенчесе 2016 елда булды. 2006 елгы исәп алу мәгълүматлары белән чагыштырганда, 2016 елда узган Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу йомгаклары шуны күрсәтте:
* 10 ел дәвамында авыл хуҗалыгы оешмалары саны — 40 һәм крестьян фермер хуҗалыклары 46 процентка кимегән;
* Гамәлдә эшләүче авыл хуҗалыгы оешмаларының — дүрттән бер, крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм шәхси малтабарларның өчтән бер өлеше авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеге белән шөгыльләнмәгән;
* Шәхси хуҗалыкларның 20 проценты, шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү (үстерү) белән шөгыльләнми;
* Төрле категориядәге хуҗалыкларда мал саны арту теркәлгән.
* Авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүче ирләрнең 15 проценты — 30 яшькәчә, 80 проценты — 30дан 60 яшькәчә булган һәм 8 процентын 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр тәшкил иткән.
Саннар телендә
10 елда нәрсә үзгәргән?
2016 елда исәп алу кампаниясе 1 июльдән 15 августка кадәр дәвам иткән иде. Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасында Башкортстанның авыл хуҗалыгы да зур үзгәрешләр кичерүе мәгълүм булды. 2006-16 елларда республиканың аграр тормышы саннар телендә ничек үзгәргән? Кайберләрен искә төшерү, бәлки, статистика өчен генә түгел, аграр юнәлештә эшләүче галимнәргә һәм белгечләргә, иртәгәсе көн турында уйланучы җитәкчеләр өчен дә фәһемле булыр.
Кыскача йомгак ясаганда, 2006 ел белән чагыштырганда, 2016 елда авыл хуҗалыгы оешмаларының, фермерлар, гражданнарның коммерциягә бәйле булмаган берләшмәләре санының кимүе күзәтелә.
Аграр җитештерүдә авыл хуҗалыгы оешмаларының өлеше — 9,9, фермерлар һәм шәхси эшкуарларныкы 15,6 процентка арткан. Шәхси хуҗалыкларда һәм башка төрдәге шәхси берәмлекләрдә ул күрсәткеч 4,6 процентка кимегән.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә беркетелгән җирләрнең гомум мәйданы ике исәп алу чорында 6828 меңнән 5394 мең гектарга кадәр кимегән.
Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы оешмалары категориясендә бер хуҗалыкка караган уртача җир мәйданы — 11,4, ә фермерлар һәм аграр юнәлештәге шәхси эшкуарларда һәр берәмлеккә уртача 1,8 тапкырга арткан.
Республикада барлык категориядәге хуҗалыкларда гомум чәчүлек мәйданнары 3,2 процентка артып, 1834 мең гектарга җиткән.
Бәрәңге, яшелчә һәм бакча җиләк-җимеш культуралары утырту шул ук тәртиптә 39,1 һәм 38,7 процентка кимегән.
Ике исәп алу чоры арасында республикада сыер маллары саны 35,6 процентка кимегән. Шулай ук, дуңгызлар санының — 9,7, кәҗә һәм сарыкларның 13,2 процентка азаюы күзәтелә.
10 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында даими рәвештә эшләүчеләр саны 70 процентка кимегән.