+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 август 2021, 16:48

Иии, сабый...

Баланың башы кысылып калган.

Иии, сабый...
Иии, сабый...


Кичә Уфаның мәгълүмат-диспетчерлык үзәгенә, башкала балалар бакчаларының берсендә тәрбияләнүче кыз баланың башы уен мәйданчыгы конструкциясенә кысылып калган, дигән хәбәр килгән.

Тәрбиячеләр кыз балага үзаллы ярдәм итеп караган, әмма булдыра алмаган.

Вакыйга урынына Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенең Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре юлланган. “Коткаручылар гидравлик корал ярдәмендә 6 яшьлек баланың башы кысылып калган баскыч конструкцияләрен сак кына бушайткан да аны бу бәладән коткарган”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Табиблар кызны караган, аңа ярдәм таләп ителмәгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: