"БАГСУны шундый абитуриентлар белән котлыйм, алар ярдәмендә республикада дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыгачак", - дип котлады булачак тыңлаучыларны республика Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр советы рәисе Азат Фәттахов.
БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов идарә академиясен сайлаган өчен руханиларга рәхмәт белдерде һәм "Хәзерге заман идарә системалары" дип аталган "түгәрәк өстәл" кысаларында дини һәм дөньяви белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим итте.
"Түгәрәк өстәл"дә катнашучы мөфти Айнур Биргалин билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта районның баш имамнарына, мөфти урынбасарларына, урыс православие чиркәвендә хезмәт итүчеләргә белемнәрен күтәрергә тәкъдим итәләр.
- Дини һәм дөньяви белем алу һәрвакытта да актуаль. 15 ел элек алган белемнәрем инде онытыла, актуальлеген югалта башлый. Нәкъ менә шуңа күрә икенче белем алу ихтыяҗы туды, - дип килеште епископ Николай. - Ышанам, безнең укырга керүебез руханилар өчен үрнәк булыр.
Фото: БАГСУ