-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 август 2021, 15:15

Вертолет фаҗигагә тарыган

Кызганычка каршы, 8 кеше үлгән.

Вертолет фаҗигагә тарыган
Вертолет фаҗигагә тарыган
Камчатка крае территориясендә туристлар белән "МИ-8" вертолеты килеп төшкән, дип хәбәр итә "РИА Новости" басмасы.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига Кроноцкий заповеднигы районында булган, очу аппараты күлгә килеп төшкән.

Басма мәгълүматы буенча, бортта 16 кеше булган, шуларның сигезе генә исән калган.

"12 августта 00:50 сәгатьтә "Витязь-Аэро" компаниясенең Кроноцкий заповеднигының Курил күле тирәсендә "МИ-8" вертолеты килеп төшү турында мәгълүмат килде. Якынча мәгълүматларга караганда, бортта экипажның өч әгъзасы һәм 13 пассажир булган. Шуларның сигезе үлгән. Әлеге вакытта тикшерү бара", - дип хәбәр итә Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Фото: РИА Новости


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: