Дәүләт җыелышы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Зарина Газизова алып барган чарада Дәүләт думасы депутаты Ризван Корбанов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасарлары Эльвира Аеткулова һәм Рөстәм Әхмәдинуров, республика яшьләр оешмалары, муниципаль берәмлекләр каршындагы яшьләр советлары вәкилләре катнашты.
«Русия Студентлар отрядлары» яшьләр гомумрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Юлия Назарова һәм әлеге оешма идарәсе рәисе Ирина Сухарева студентларны борчый торган сорауларны күтәрделәр - эшкә урнашу, яшь гаиләләргә ярдәм итү.
“Җиңү волонтерлары” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Тимур Ишкарин, Стәрлетамак шәһәре Советы каршындагы Яшьләр советы әгъзасы Альберт Гайнуллин волонтерларга ярдәм чаралары мәсьәләсен күтәрделәр.
"Әгәр дә волонтерлар үзәген оештыру вариантын карасак - бу, мәсәлән, барлык волонтерлык хәрәкәтләрен берләштерәчәк проект офисы булырга тиеш, волонтерлар эшчәнлегенең иң актив вәкилләреннән торган нигез булачак, анда инде социаль ярдәм, ташламалар, дисконт картасы белән бәйле мәсьәләләрне һәм системалы чараларны эшләргә кирәк", - дип тәкъдим итте Рөстәм Әхмәдинуров.
Фото: "Башинформ"