-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2021, 12:05

Бүздәктә бәйрәм гөрләде

Бүздәктә зур программа белән район бәйрәме узды: авыл хуҗалыгы ярминкәсендә урында җитештерелгән продукциянең һәм фермерларның күп булуы белән күзләрне сөендерде, аниматорлар балаларның күңелен ачты, бушлай юридик ярдәм, вакциналауның мобиль пункты эшләде, Г.Г. Куватов исемендәге Республика дәваханәсеннән табиблар бригадасы эшләде, алар гражданнарны кабул итте.

Бүздәктә бәйрәм гөрләде
Бүздәктә бәйрәм гөрләде

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев "Атайсал" проектын гамәлгә ашыручы Бүздәк эшкуарларына рәхмәт белдерде. Программа кысаларында футбол буенча иптәшләрчә матч һәм бәйрәмнең кульминациясе булып Элвин Грей һәм республиканың башка танылган артистлары катнашлыгында концерт булды.

Бәйрәмдә җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев катнашты.

- Бәйрәм бик шәп булды. Бигрәк тә ярминкә ошады, ә төгәлрәк әйтсәк, яшелчәләргә бәяләр, күптән түгел генә без бөтенләй башка картинаны күзәткән идек, июньдә алар шактый үсте һәм "борщ җыелмасы" бик кыйммәт булды. Шәхсән минем гаиләдә кәбестәдән башка бөтен нәрсәне үзебез үстерәбез. Республикада гына түгел, бөтен ил буенча да үзебездә консервланган продукцияне күрүебез куанычлы. Умартачылар безне, быел бал узган елга караганда күбрәк, дип ышандырды, бу шулай ук күңелле.

- Бүген Бүздәккә УЗИ һәм маммограф аппаратлары белән «сәламәтлек поезды» килүе, вакциналау үзәге эшләве, сүз уңаеннан, урындагы халыкның 67 проценты инде прививка ясатты, шулай ук районның Кәпәй-Кобау авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылуы бик күңелле, - диде бәйрәм кунакларының берсе, Республика ковидка каршы ситуацион үзәк кураторы Римма Үтәшева.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: