-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2021, 13:25

Шәйморатов авылында суүткәргеч ремонтлана

Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында суүткәргечне капиталь ремонтлау буенча күләмле эшләр башланды.

Шәйморатов авылында суүткәргеч ремонтлана
Шәйморатов авылында суүткәргеч ремонтлана

Кырмыскалы районындагы суүткәргеч челтәрләрнең күбесе искергән һәм җитди ремонт таләп итә. Нәкъ менә шул сәбәпле еш кына сусыз интекән очраклар да аз түгел. Җәй җиттеме, бу проблема аеруча кискенләшә һәм һәр авылда диярлек күзәтелә.
Әлбәттә, бу бик күләмле эш һәм ул байтак финанс чыгымнар таләп итә. Кыскасы, бу проблеманы берьюлы гына хәл итү мөмкин түгел. Шуңа күрә эшләр җайлап, этаплап башкарыла. Тиздән үзәктән су белән тәэмин ителгән Шәйморатов авылы халкы да бу проблеманы онытырга тиеш. Биредә суүткәргечне капиталь ремонтлау эшенә тотындылар.
Конкурс нәтиҗәсендә билгеләнгән "Дубрава" идарәче компаниясе" җәмгыятенең подряд оешмасы 2 километр озынлыктагы суүткәргечне ремонтлауга кереште.
Шәйморатов авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин билгеләвенчә, бу суүткәргеч челтәргә 50 ел. Вакытында ул урындагы колхозның көче белән хуҗалыкның малларын су белән тәэмин итү өчен салынган булган. Әлеге вакытта бу суүткәргеч авыл халкын гына түгел, биләмәдәге социаль объектларны да су белән тәэмин иткән.
Шунысын да әйтергә кирәк, су белән файдаланса да, авыл халкы аның өчен акча түләмәд. Барлык чыгымнар урындагы авыл уҗалыгы предприятиесе иңнәренә ятты. 2016 елда гына да хуҗалыкка электр энергиясенә чыгымнарны компенсацияләү турында карар кабул ителде. Ни генә дисәң дә, насослар бертуктаусыз эшләп утыра, күпме электр энергиясе китә.
Киләчәктә суүткәргеч челтәрен махсус оешмага тапшырырга планлаштыралар. Әлбәттә, моңа кадәр суның сыйфаты тикшереләчәк һәм кирәкле барлык санитар белешмәләр алыначак.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

Шәйморатов авылында суүткәргеч ремонтлана
Шәйморатов авылында суүткәргеч ремонтлана
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: