Элегрәк чемпионат Баймак, Караидел, Белорет һәм Иглин районнарында үткәрелгән иде.
Чемпионат урман комплексы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын камилләштерү, һөнәр белән кызыксынуны арттыру, тармакка яшь белгечләрне җәлеп итү, урман комплексының иң яхшы профессионалларына тәҗрибә уртаклашу һәм ачык намуслы көндәшлек тәэмин итү, җиһаз җитештерүчеләрнең һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең эшлекле партнерлыгын ныгыту, шулай ук катнашучыларның әхлакый-ихтыяри сыйфатларын күтәрү һәм урман әзерләү тармагының иң яхшы профессионалларын бүләкләү максатында үткәрелә.
Чемпионатта республикандан 10 команда катнашачак. Катнашучылар агач кисү, кискечне эшкә әзерләү, ботакларны кисү һәм башка күнегүләр башкарачак.
Чемпионатны Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Урман сәнәгатьчеләре ассоциациясе һәм Иглин районы хакимияте, Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары оштыра.
Республика халкын һәм кунакларын Башкортстан Республикасының «Урман кисүче-2021» чемпионатына чакырабыз!
Фото: o-flora.com