+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2021, 11:45

2024 елга кадәр 2 мең ихата төзекләндереләчәк

“Башкортстан ихаталары” программасы ничек гамәлгә ашырыла? Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итте.

2024 елга кадәр 2 мең ихата төзекләндереләчәк
2024 елга кадәр 2 мең ихата төзекләндереләчәк

“Мин һәрвакыт республика буенча эш сәфәремдә ихаталарга күз салырга тырышам, безнең "Башкортстан ихаталары"н ничек төзүләре белән кызыксынам.

Бу программага акчаны нигездә республика бүлә, һәм без салкыннарга кадәр ишегалларын асфальтлау, парковкалар төзү, хәвефсез резина өслекле спорт һәм балалар мәйданчыклары, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар урнаштыру өчен тырышабыз.

Үткән елдан бирле кабул ителмәгән берничә ихата бар. Подряд оешмалары август ахырына кадәр җитешсезлекләрне бетерергә тиеш.

Быел "Башкортстан ихаталары" кысаларында без 140 ишегалды территориясен тәртипкә китерәчәкбез. Стәрлетамак, Туймазы һәм Баймакның бер ишегалдында төзелеш тәмамланган - халык эшне кабул итә. Башка шәһәрләрдә төзекләндерү дәвам итә. Безгә балаларыбызның уңайлы, заманча һәм хәвефсез мәйданчыкларда уйнавы мөһим, олыларга утырырга, китап укырга, аралашырга урын булачак.

Узган ел һәм быел коронавирус аркасында темпларны киметтек, әмма безнең планнар элеккечә кала - 2024 елга кадәр 2 мең ихата төзекләндерәчәкбез”, - дип яза Радий Хәбиров “Вконтакте”да.

“Вконтакте”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: