Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында газ кергән торак пунктларда халык акчаларын җәлеп итмичә, газлаштырылмаган йортлар чикләренә кадәр коммуникацияләр урнаштыруны тәэмин итәргә кушты.
«Газпром межрегионгаз Уфа» предприятиесе генеральный директоры – «Газпром газ бүлү Уфа» идарәче оешмасы Альберт Локманов хәбәр иткәнчә, Башкортстанда газлаштыру дәрәҗәсе 83,6 процентка җиткән, 2 930 торак пунктка газ үткәргәннәр.
- 2025 елга кадәр «Газпром» газификация программасы буенча Башкортстанның 164 авылында урнашкан 24 мең йортны газ белән тәэмин итәргә планлаштыра. Бу максатларга 13,5 млрд. сум юнәлтеләчәк, - дип хәбәр итте Альберт Локманов.
2019 елдан республикада Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары һәм күп балалы гаиләләр өчен торак урыннарын ташламалы газификацияләүгә сертификатлар бирүне башлап җибәрделәр. Әлеге программа буенча яшәүчеләр челтәрләргә тоташуга 60-100 мең сум акча ала алалар. Шуның нәтиҗәсендә 2021 елның август башына Башкортстанда 3,4 мең йортка газ килгән.
Фото: pravitelstvorb.ru