+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2021, 10:45

Өлкәннәргә - ярминкә, балаларга - күңел ачу

15 августта Благовещен шәһәренең Мәдәниятне үстерү үзәге каршындагы мәйданда Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырган чаралар узды.

Өлкәннәргә - ярминкә, балаларга - күңел ачу
Өлкәннәргә - ярминкә, балаларга - күңел ачу

Шәһәрнең төп мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте, анда халык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән һәм фермерлардан сыйфатлы продукция сатып алды.

Сөт продукциясе, бал, ит ризыклары, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне халык бик теләп сатып алды. Монда файдалы сөт кухнясы да тәкъдим ителде.

Шулай ук мәйданда бушлай юридик ярдәм оештырылган иде, анда белгечләр шәһәр халкына катлаулы мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итте. Сүз уңаеннан, чарада катнашучыларның барысы да вакансияләр банкында үз резюмесын тутыра һәм калдыра алды.

Медицина консультациясе өчен Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде.

Әти-әниләр ярминкәдә тыныч йөри алсын өчен балалар мәйданында төрле чаралар - уен программасы, команда ярышлары, турнирлар һәм викториналар оештырылды.

Җиденче чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, ярминкә һәм халыкка хезмәт күрсәтү форматында оештырылган чарага, һичшиксез, ихтыяҗ зур, дип билгеләп үтте: “Кешеләр фермерлардан яхшы сыйфатлы продуктлар сатып алу мөмкинлегенә ия, ә фермерлар үзләре товарларын сату өчен яхшы мәйданчык ала, чөнки аларга сәүдә челтәре киштәләренә эләгү ансат түгел. Мондый ярминкәләрне атна саен, һәрхәлдә, кышка кадәр оештырырга кирәк. Ә алар белән параллель рәвештә конкрет торак пунктта яшәүчеләргә файдалы һәм кызыклы булачак башка чаралар да үткәрергә мөмкин”.

Фото: Благовещен районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: