-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2021, 11:13

Уфада 14 яшьлек үсмер югалган...

14 яшьлек Диана Чудова 14 августта өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Уфада 14 яшьлек үсмер югалган...

Эзләнүләр башлануы турында "Лиза Алерт" отряды волонтерлары хәбәр итте. Тиздән аларга хокук сакчылары да кушылачак.

Диананың билгеләре: ябык гәүдәле, буе якынча 160 сантиметр, күзләре ачык коңгырт, чәчләре җирән төстә. Диана зәңгәр төстәге джинсы чалбар, бизәкле кара футболка һәм кара кроссовкалар кигән булган.

Аның туганнары сүзләренә караганда, моңа кадәр аның өйдән озакка чыгып киткәне булмаган.

Аның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 8 (800) 700 54 52 яки 112 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүен сорыйлар.

Фото: Башньюс

Автор:Ример Насретдинов