Бүген БДМУ каршында Валериан Альбановка тактаташ ачу тантанасы үтте.
Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов, БДМУ ректоры Валентин Павлов, Урыс география җәмгыятен төбәкләрдә үстерү департаменты директоры — башкаручы директор урынбасары Сергей Корлыханов катнашты.
Үз чыгышында Радий Хәбиров мондый тактаташларның кирәк һәм мөһим булуын, яшьләрнең танылган якташларын белергә тиешлеген ассызыклады.
БДМУ доценты Ксения Салазанова Радий Хәбировка Башкортстанны актив туризм үзәге итү турында сөйләшү өчен очрашу оешытыру мөмкинлеге турында сорап мөрәҗәгать итте. Республика Башлыгы моны хуплады.
Әйтергә кирәк, фармакология фәннәре кандидаты Ксения Салазанова үзе кичә генә 17 көнлек мультиэкспедициядән кайткан. Ул берүзе 151 километрны - җәяү, 125 километрны велосипедта үткән, соңыннан сәяхәтен су транспортында дәвам иткән.
Билгеле якташыбыз, Арктиканы өйрәүче-тикшерүче Валериан Альбановка тактаташ ачу тантанасы юкка гына бүген оештырылмады. 18 август — Русиядә географ көне.
Тактаташ ачылып, чәчәкләр салынганнан соң, Альбанов музеенда Урыс география җәмгыятенең попечительләр советы утырышы башланды.
Фото: Ләйсән Якупова