-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2021, 12:31

Көтүчегә үгез һөҗүм иткән...

Ул җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.

Көтүчегә үгез һөҗүм иткән...
Көтүчегә үгез һөҗүм иткән...
Ул җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.

Авыргазы районында сыер көтүен көткәндә 58 яшьлек көтүче зыян күргән. Бу хәл турында Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

24 июльдә ул көтүне су эчәргә алып төшкән. Ул көнне көтүчеләр атларда түгел, ә мопедларда йөргән. Әмма юл алама булу сәбәпле, көтүче малны җәяүләп куып барган.

Бер мизгелдә нәсел үгезе кинәт иргә һөҗүм иткән. Көтүче котырынган хайванны мөстәкыйль рәвештә куып җибәрә алмаган. Бәхеткә, аңа ярдәмгә иптәше килгән.

Көтүче җитди җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә салынган. Табиблар ир-атның берничә кабыргасы сынуын ачыклый. Арытаба үгезнең көтүгә чыгарга тиеш булмавы ачыкланган. Шулай ук көтүченең көтүне контрольдә тоту өчен кирәкле таякчыгы булмаган.

Хәзер хезмәтне саклау таләпләрен бозган өчен эш бирүче штраф түләргә тиеш.

Фото: Башньюс

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: